news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән

Ачыкланган очракларның берсе генә читтән кертелгән, калган татарстанлылар авыру кешеләр белән элемтәдән зыян күргән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән
Рамил Гали

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 14 яңа очрагы расланган, аларның күбесе Казанда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ун кеше хастаханәгә салынган, 4 кеше өйдә дәвалана. Өйдә дәваланучыларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, ачыкланган очракларның берсе генә читтән кертелгән, калган татарстанлылар авыру кешеләр белән элемтәдән инфекция  йоктырган. Авыручылардан күпчелеге - алтысы 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 50дән 60 яшькә кадәргеләр 3 кеше.

Covid-19 ачыкланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан алда бара – анда алты кеше, икенче урында Чүпрәле районы — биредә өч кеше. Моннан тыш, Буа һәм Лаеш районнарында берәр авыру ачыкланган. Тагын бер кеше Екатеринбург шәһәреннән авыру йоктырып кайткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100