news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туберкулез белән авыручы балалар саны кимеми

Манту яки диаскинтест анализыннан баш тарткан ата-аналар саны ел саен 2 меңгә арта.

Татарстанда туберкулез белән авыручы балалар саны кимеми
Солтан Исхаков

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда туберкулез белән авыручыларның гомуми саны арасында авыру йоктыручы балаларның өлеше кимеми.

«Авыруларның гомуми структурасында авырый торган балалар саны кимеми. Ел саен 3,5 меңнән артык балада туберкулез инфекциясе ачыклана», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибының урынбасары Рәмзия Фатыйхова.

Ковид чикләүләренә карамастан, республика бала тудыру йортларында балаларга вакцинация ясауны дәвам итү нәтиҗәсендә кече яшьтәге балалар арасында туберкулез йоктыручылар саны артмады. Беренче ярты елда балигъ булмаган балалар арасында туберкулез очракларын ачыклау ике тапкыр кимегән, ә калган вакытта табиблар авыруның авыр формасы үсеш алмасын өчен балаларга прививка ясаган.

«2020 ел дәвамында бер яшүсмердән кала, барлык балалар профилактика вакытында ачыкланган. Иммунодиагностика ясаганда авыру 100 процент очракта ачыклана. Бу балаларга иммунодиагностиканы мәҗбүри үткәрү кирәклеген исбатлый», — диде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100