Татарстанда ковид белән авырган медицина хезмәткәрләре шифаханәгә юллама алды

«Бердәм Россия» акциясендә катнашучыларның гомуми медицина стажы 1938 ел.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ковид белән авырган 65 яшьтән өлкәнрәк медицина хезмәткәрләренә тернәкләнү өчен юллама тапшырдылар. Республиканың 17 муниципаль берәмлегеннән 44 белгеч юллама алган.

«Безнең илдә медицина хезмәткәрләрен һәрвакыт хөрмәт иттеләр. Әмма соңгы ике елда табиб, медицина хезмәткәре турында ешрак сөйли башладылар, чөнки пандемия аларның авыр чакта сынатмый торган искиткеч кешеләр икәнен күрсәтте», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Узган елның апрель аенда «Рәхмәт, табиб» хәйрия акциясе вакытында республика парламентының барлык депутатлары медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерде, диде ул.