news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 44 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә республикада ковидның 19 меңнән артык очрагы теркәлгән.

(Казан, 24 март, « Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстанда коронавирус инфекциясенең 44 яңа очрагы ачыкланган.

Шуларның 43е - элемтә юлы белән йоктырылган, берсе читтән кертелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«13 кеше хастаханәгә салынган, 20 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Зарарланучыларның күбесе Казанда (21 кеше) теркәлгән. Бөгелмә, Буа һәм Спас районнарында дүртәр яңа очрак билгеле.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда ковидның 19 мең 153 очрагы ачыкланган. 15 мең 909 кеше терелгән.

Бүгенге көндә республикада 117 меңнән артык кешесе вакциналаштырылган, аларның 75 меңнән артыгы прививканың икенче дозасын алган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100