news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын бер коронавирус очрагы теркәлгән

Covid-19 авырулы хатын-кыз республикага Аргентинадан килгән.

Татарстанда тагын бер коронавирус очрагы теркәлгән
pixabay.com

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруын ачыкладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Пациент хатын-кыз авыруны Аргентинадан, Мәскәү аша транзит белән алып килгән. Татарстанга әлеге хатын-кыз SU1278 рейсы белән очкан.

«Пациент республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина күзәтүендә. Үзен яхшы хис итә, температурасы юк», — диде Галимова.

Авыру хатын-кыз белән бер рейста самолетта очкан пассажирларны, шулай ук аның белән элемтәгә кергән кешеләрне коронавируска тикшергәннәр, дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100