news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның беренче өч очрагы ачыкланган

Әлеге инфекцияне эләктергән ике кеше чит илдән кайткан, өченчесе даими рәвештә эш буенча Мәскәүгә барган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Башкорстан Хөкүмәте төбәктә коронавирус йоктыруның беренче өч очрагы (әлеге инфекцияне эләктергән ике кеше чит илдән кайткан, өченчесе даими рәвештә Мәскәүгә барган) ачыклануы хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Covid19 коронавирусы йоктыруның беренче өч очрагы ачыкланды. Әлеге инфекцияне эләктергән ике кеше чит илдән кайткан, өченчесе даими рәвештә эш буенча Мәскәүгә барган. Аларның барысы да карантинга озатылган, кемнәр контактка керүе билгеләнгән регламентлар (без аларны диагнозлар расланганчы ук гамәлгә керткән идек) нигезендә тикшерелә», - дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100