news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрель-май айларында яңа төрдәге коронавирусның активлыгы кимиячәген фаразлыйлар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы искәртүенчә, Covid-19 коронавирусының куркынычын киметергә ярамый, шул ук вакытта паникага бирелергә дә кирәкми.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Николай Брико фикеренчә, апрель-май айларында яңа төрдәге коронавирусның активлыгы кимергә тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Ничек кенә булмасын, сезон алышыну белән аның активлыгы кимер дип уйлыйм», - диде Брико.

Аның сүзләренчә, яңа инфекциянең дөнья бергәлегенең зур өлешен колачлап алачагына бәйле фаразга ышанырга кирәкми. Коронавирусны кисәтү буенча чаралар комплексы аның таралуын тыеп тора.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече искәртүенчә, Covid-19 коронавирусының куркынычын киметергә ярамый, шул ук вакытта паникага бирелергә дә кирәкми.

«Әлеге инфекциягә карата игътибарлырак булсак һәм аның алга таба таралуына юл куймас өчен барысын да эшләсәк иде», - диде Брико. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер кешеләр инфекцияне авыр кичерә һәм алар аның корбаны булырга мөмкин.

Кытайның әйдәп баручы вирусологларыннан берсе Европа илләре коронавирусны тиз генә җиңә алмаячагы, моның өчен континентка ике елга якын вакыт кирәк булачагы хакында белдергән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100