Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 2643 очрагы ачыкланган
Авыручыларның иң күбе Казанда һәм Чаллыда теркәлгән.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Бер тәүлектә 2643 яңа очрак ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Авыручыларның 267се хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар — 398 кеше», — диделәр ведомствода.
Авыручылар 45 муниципалитетта да ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 688 кеше. Чаллыда — 356 кеше, Түбән Кама районында — 167, Әлмәт районында — 145, Чистайда — 115.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада 106 067 очрагы рәсми рәвештә расланган, 70 439 кеше сәламәтләнгән, шуларның 758е — узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз