news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швейцариядә «Спутник V» вакцинасын экспорт хиты дип атадылар

Мәкалә авторы коронавирустан Россия вакцинасының өстенлекләре турында сөйләде.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» Россия вакцинасы чын экспорт хитына әверелде.

Швейцариянең Neue Zurcher Zeitung басмасында басылган мәкалә авторы шундый фикер белән уртаклашты, дип хәбәр итә РИА Новости.

Материалда Biontech/Pfizer һәм Moderna компанияләренең шундый ук продуктларыннан Россия препаратларының өстенлекләре күрсәтелә. Шулай ук мәкалә авторы яхшы өйрәнелгән аденовирус платформасы нигезендә вакцинаның нәтиҗәлелеге раслануына басым ясый.

«Спутник V» вакцинасының ике дозасында ике төрле вирус кулланылганлыктан, аның нәтиҗәлелеге, структура буенча охшаш AstraZeneca вакцинасы белән чагыштырганда, югарырак. Россия препаратының өстенлеге - аның бер дозасы 10 доллар чамасы тора, дип яза басма.

Элегрәк Япония аналитигы Кадзухико Фудзи коронавирустан төрле вакциналарны чагыштыру турындагы мәкаләсен бастырган иде һәм ул анда «Спутника V» вакцинасының нәтиҗәлелеген таныган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100