news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы

Медицина күзәтүе үткәрү өчен китерелгән барлык пациентлар өчен дә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә уңайлы шартлар тудырылган.

Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде.

«Безнең хастаханәгә китерелгән сигез кешенең сәламәтлеге хакында әйткәндә, барысының да температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Барлык пациентларның да хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган», - дип белдерде Гатауллин.

Аның сүзләренчә, пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

«Татар-информ» агентлыгы А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә коронавирус ачыклана) Россия туристларын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде. 14 көн дәвамында алар аерым медицина боксларында күзәтү астында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100