news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч «омикрон»ның кеше организмына күзләр аша керә алуын әйтте

Коронавирусның яңа штаммының төп билгеләреннән берсе — күзнең лайлалы катламы ялкынсыну. Бу баш авырту, томау төшү белән бергә уза, ди белгеч.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Эксперт белдерүенчә, «омикрон» кеше организмына күзләр аша да керә ала.

Конъюнктивит белән коронавирусның омикрон-штаммы арасында бәйләнеш булуы ачыкланган. Инфекциянең кеше организмына күзләр аша да эләгә алуы турында «ДНКОМ» молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәгенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Андрей Исаев белдерде.

«Шәхси күзәтүләрем буенча, октябрь аенда „дельта“ белән авырып, гыйнварда кабат коронавирус кичергән пациентлар бар. Мөгаен, бу нәкъ менә „омикрон“ булгандыр», — ди ул ТАССка биргән интервьюсында.

Коронавирусның яңа штаммының төп билгеләреннән берсе — күзнең лайлалы катламы ялкынсыну. Бу баш авырту, томау төшү белән бергә уза, ди белгеч.

Шул ук вакытта «дельта» һәм «омикрон» билгеләре тиешенчә тикшерелмәгән дип саный эксперт.

Алдарак Бангладеш тикшеренүчеләре «омикрон» белән авыручы пациентларның 70 проценттан артыграгында томау күзәтелә дигән нәтиҗәгә килгәннәр иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100