news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч COVID-19 пандемиясе 2022 елда бетәргә мөмкин дип фаразлый

«Әгәр илләр барлык стратегияләрне һәм инструментларны тулысынча кулланса, без пандемиянең кискен фазасын бу елда төгәлли алабыз », — Тедрос Адханом Гебрейесус

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»).Барлык комплексы чаралар да үтәлсә, COVID-19 пандемиясенең 2022 елда төгәлләнүе ихтимал. Бу хакта Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус дүшәмбе көнне Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы башкарма комитетының 150 нче сессиясе ачылышында ясаган чыгышында белдерде, дип яза РИА Новости.

«Әгәр илләр барлык бу стратегияләрне һәм инструментларны тулысынча кулланса, без пандемиянең кискен фазасын бу елда төгәлли алабыз. Без, Сәламәтлек саклау өлкәсендә глобаль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл буларак, COVID-19 бетерә алабыз», — ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100