news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Голикова бердәм «ковид паспорты» кертеп булмавын аңлатты

Вице-премьер сүзләренчә, бу мәсьәләдә халыкара кагыйдәләр кертүче Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына таянырга кирәк.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Вице-премьер Татьяна Голикова күпсанлы сәбәпләр аркасында барлык илләр өчен бердәм «ковид паспорты» турында килешеп булмаячак дип саный.

«Әйе, мин моны билгеләмә буенча эшләү мөмкин түгел дип саныйм, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикмәгә генә сары бизгәге буенча бер халыкара сертификатка ия түгел», диде Татьяна Голикова. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Вице-премьер сүзләренчә, бу мәсьәләдә халыкара кагыйдәләр кертүче Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына таянырга кирәк.

Элегрәк Голикова халыкара «вакцинация паспорт»лары кешеләрнең хәрәкәтен чикләячәк һәм мондый алымга юл куярга кирәкми дигән фикер белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot