news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды

Узган тәүлектә республиканың 23 муниципаль берәмлегендә коронавирус йоктыру очракларын ачыклаганнар.

Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды

(Казань, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 82 кеше авырулар белән элемтәдә булган.

29 кеше хастаханәдә, 57 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күп ковид йоктыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Шулай ук 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керә торган 18 кеше бу чирне йоктырган. Өченче урында 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге категориягә керүчеләр тора, анда 12 пациент теркәлгән.

Коронавирус йоктыру очракларының яртысы диярлек (41 кеше) Казанда ачыкланган. Икенче урында Чаллы (9 кеше), өчлекне Түбән Кама районы (биш яңа очрак) япкан. Бер тәүлектә коронавирус йоктыру очракларын Татарстанның 23 муниципаль берәмлегендә ачыклаганнар.

Республикада пандемия башланганнан алып, 15 451 очракта коронавиурс инфекциясе куелган. Барлыгы 11 855 кеше (узган тәүлектә — 98) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100