news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирусның тән тиресенә йогынтысын бәяләде

Белгеч сүзләренчә, битлек киеп йөрү акне яки демодекоз барлыкка китерми.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус кеше организмының барлык системаларына да диярлек йогынты ясарга мөмкин. Аның нәтиҗәләре шул исәптән тән тиресендә дә күренергә мөмкин. Бу хакта табиб-дерматолог, косметолог Станислав Арканниковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, косметологлар еш кына коронавирус инфекциясе белән авыручыларда тире торышының начараюын билгеләп үтә.

«Әлбәттә, теләсә нинди вируслы авырудан кебек үк иммун системасы Covid-19 инфекциясеннән дә зыян күрә. Ә бу тән тиресендә дә чагыла. Тән тиресе — ул гомумән бөтен организмның көзгесе. Тире буенча кешенең авыру яки сәламәт икәнен, аңарда хроник авырулар бармы-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин. Шуңа күрә, әлбәттә, Covid-19 инфекциясеннән тире бик нык интегәчәк», — диде ул.

Битлекне бит тиресе проблемаларында гаепләргә кирәкми, дип өстәде Арканников. Пандемия чорында барлыкка килгән маск-акн көрәше кебек косметологик процедуралар уйлап чыгарылган «соры» косметология генә. Кайбер табиблар хәтта битлек Demodex микробетләр китереп чыгара торган тире авыруы — демодекоз барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин дип раслый. Әмма белгеч мондый фикер белән килешми.

«Деодекоз барлыкка килүгә иммунитетны бозылу, төрле авырулар, гомуми глобаль характердагы тире белән бәйле ниндидер проблемалар, еш кына хроник авырулар сәбәп булырга мөмкин. Без киеп йөри торган битлек демодекоз китереп чыгаруга сәбәп була алмый», — диде Станислав Арканников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100