news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб бүлмәләрдә коронавирус йоктыру куркынычын киметү ысулы турында сөйләде

Биналарда сөрем газы концентрациясен күзәтә торган приборлар урнаштырырга кирәк, ди табиб.

Табиб бүлмәләрдә коронавирус йоктыру куркынычын киметү ысулы турында сөйләде

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский кеше күп булган биналарда коронавирус йоктырудан сакланып бетеп булмаса да, авыру куркынычын киметүнең тагын бер ысулы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, чир йоктыруга начар вентиляция дә йогынты ясый, чөнки сөрем газы концентрациясе арта.

«Әгәр бинада СО2 концентрациясе югары икән, бу урын куркыныч дигән сүз. Анда барырга ярамый - анда чир йоктырырга мөмкин», — дигән табиб. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Аның фикеренчә, бу хәлдән чыгу өчен биналарда сөрем газы концентрациясен күзәтә торган җайланмалар урнаштырырга кирәк.

«Әгәр сөрем газы күләме меңнән кимрәк берәмлек булса, анда куркыныч түгел диярлек. Әгәр бу саннан югарырак икән, вентиляция кирәк. Ә инде СО2 күләме 1,5 меңнән югары икән — бу бинада булу сәламәтлек өчен куркыныч тудыра», — диде Комаровский

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100