news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Спутник V» вакцинасын тагын бер ил куллана башлаячак

Н.Ф.Гамалея үзәге препараты узган елның августында теркәлде.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән Россиядә эшләнгән «Спутник V» препаратын ашыгыч рәвештә Пакъстанда кулланырга рөхсәт ителде. Вакцинаны импортка чыгару һәм тарату белән җирле фармкомпанияләрнең берсе шөгыльләнәчәк.

Пакъстанның рәсми вәкиле сүзләренчә, «Спутник V» — илдә куллану өчен хупланган өченче вакцина. Элегрәк AstraZeneca һәм Кытайның Sinopharm компаниясе препаратын ашыгыч куллану рөхсәт ителгән иде. Бу турыда Dawn басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Пакъстанның даруларны контрольдә тоту идарәсенең теркәү советы (Drap) үткәргән очрашуда, башка вакцина да шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә куллануга рөхсәт алды — ул Россия туры инвестицияләр фонды ярдәме белән эшләнгән иде», — дип игълан итте рәсми вәкил.

Аның сүзләренчә, AGP җирле фармкомпаниясе илдә препаратны бердәнбер импортка чыгаручы һәм таратучы булачак.

Н. Ф. Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән «Спутник V» препараты дөньяда коронавирустан беренче теркәлгән вакцина булды. Аның нәтиҗәлелеге 90 проценттан артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100