news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инфаркттан үлем очраклары кимегән

2015 ел белән чагыштырганда, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем 12,5 процентка азайган.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда миокард инфарктыннан үлем 43,8 процентка кимегән. 100 мең кешегә ул 26,9 очракны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Үлем структурасында кан әйләнеше системасы авырулары 48,9 процент тәшкил итә. 2018 ел белән чагыштырганда, үлем 10,9 процентка кимегән. «2015 ел белән чагыштырганда, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очраклары 12,5 процентка кимегән», — диде министр. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлемнең иң түбән күрсәткечләре Минзәлә, Әлки, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Питрәчтә теркәлгән.

Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча төбәк программасы тулысынча үтәлгән. Яман шештән үлем очраклары 5 процентка кимегән. Бу 100 мең кешегә 186,6 очрак нисбәтендә (195,3 булган).

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш илкүләм проектта аерым юнәлеш булып тора. Респубикада баш мие кан әйләнеше бозылган авырулар өчен 18 үзәк эшли. 2019 елда 17874 пациент госпитализацияләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100