news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков ЭКО программасы өчен 50 млн сум акча бүлеп бирүне сорады

Ул былтыр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, дәүләт гарантияләре программасы буенча, 573 хатын-кыз балага уза алмаудан бушлай дәваланганын әйтте.

Марат Садыйков ЭКО программасы өчен 50 млн сум акча бүлеп бирүне сорады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстаның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ЭКО программасы өчен 50 млн сум акча бүлеп бирүне сорады. Бу хакта ул бүген коллегия утырышында әйтте. Әлеге минутларда бара торган утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Министр сүзләренчә, былтыр Татарстанда ЭКО алымы белән 856 бала туган. Процедураның нәтиҗәлелеге 35 процент. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, дәүләт гарантияләре программасы буенча, 573 хатын-кыз балага уза алмаудан бушлай дәваланган.

Премьер-министр Алексей Песошинга мөрәҗәгать итеп, быел да ЭКО программасы өчен 50 млн сум акча сорады. «Бу 1 мең пациентны дәвалану, 350 бала тууга мөмкинлек бирәчәк. Без демографик вазгыятьтә хәл катлаулы булуын аңлыйбыз», — диде.

Министр абортларны киметү һәм балага уза алмауны дәвалау нәтиҗәсендә, туу күрсәткечен арттырырга тырышуларын билгеләп узды. Былтыр Татарстанда 13 меңнән артык аборт теркәлгән, соңгы алты елда абортлар 42 процентка кимегән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100