news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков 2019 елда балалар туу күрсәткече югары һәм түбән районнарны атады

Узган елда республикада туу күрсәткечләре 1 мең кешегә 11 очракны тәшкил итә.

Марат Садыйков 2019 елда балалар туу күрсәткече югары һәм түбән районнарны атады
архив/Султан Исхаков

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда балалар туу күрсәткечләре югары һәм түбән районнар билгеле. Аларны коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков атады.

Ел нәтиҗәләре буенча, туу күрсәткечләре 1 мең кешегә 11 очрак. 2018 ел белән чагыштырганда, бу 7,5 процентка түбән. Коллегия материалларыннан күренгәнчә, барлыгы 42 861 бала туган.

Министр сүзләренчә, балалар туу буенча иң югары күрсәткечләр Питрәч, Казан, Арча, Балтач, Биектау, Әлмәт, Саба районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә. «Иң түбән күрсәткечләр — Чүпрәле, Чирмешән, Тукай, Апас, Минзәлә, Әгерҗе районнарында», — диде ул.

Марат Садыйков 2019 елда уртача гомер озынлыгы 75 яшь булуын әйтте. 2018 елда ул 74,3 яшь булган.

Татарстанда демографик вазгыять катлаулы булуга карамастан, 2019 елда Татарстан элеккечә Идел буе округында беренче урында, туу, түбән үлем күрсәткечләре буенча Россиядә 20 лидер исемлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100