news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин илдә вакцинация дәрәҗәсе түбән булуын искәртте

Владимир Путин вакцинация узмаган кешеләргә нинди дә булса җаваплылык чаралары кертү кирәкми, дип белдерде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Еллык матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәрәҗәсе түбән булуын әйтте.

«Кешеләр коронавирустан үлем очраклары күп булуын аңласын иде. Вакцинация һәм коллектив иммунитет дәрәҗәсе түбән — 59,4 процент. Безнең күршеләр 90-95 процентка җиткерү турында сөйли. Ә бездә 59,4 процент. Менә сезгә нәтиҗә», — диде спикер.

Владимир Путин вакцинация узмаган кешеләргә нинди дә булса җаваплылык чаралары кертү кирәкми, дип белдерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot