news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 99 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 197 кеше терелгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 41 963 очрагы теркәлгән.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 99 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«51 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 48, Яшел Үзән районында — 11, Чаллыда — җиде, Биектау районында — алты, Түбән Кама районында — биш, Әлмәт районында — дүрт, Буа һәм Саба районнарында — өчәр, Чүпрәле, Спас һәм Тукай районнарында — икешәр, Кама Тамагы, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Нурлат һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 41 963 очрагы расланган, 35 327 кеше (шуларның 197се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 271 142 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 859 785 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100