news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда февральгә кадәр ковидка каршы 190 мең доза вакцина кайтарылачак

Куркыныч төркеменә кергән, шулай ук теләге булган һәркемгә вакцина ясаячаклар.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының 190 мең дозасы кайтарылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Безне шактый интенсив прививка кампаниясе көтә. Февральгә кадәр бездәге кешеләргә 190 мең доза кадарга кирәк булачак», — диде спикер.

Министр урынбасары сүзләренчә, беренче булып социаль контактта еш булган кешеләргә прививка ясаячаклар. Алдарак «Татар-информ» беренче чиратта кемнәргә вакцина ясалырга тиешлеген хәбәр иткән иде. Әмма башка кешеләр дә ковидка каршы прививка ясатырга теләве турында хәбәр итә ала. Бу хакта «Спутник V» вакцинасы кайтарылу мәгълүм булгач поликлиникага хәбәр итәргә кирәк.

«Вакцина булган очракта, баш тартмаячаклар», — диде Абашев.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле вакцинациянең ирекле булуын искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100