news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына Яңа ел каршылаганда ковид йоктырмас өчен киңәшләр бирделәр

Бәйрәмне саф һавада каршылау иминрәк булачак.

Татарстан халкына Яңа ел каршылаганда ковид йоктырмас өчен киңәшләр бирделәр
Рамил Гали

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел кичәсендә коронавирус йоктырмас өчен бәйрәмне гаилә белән генә каршыларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүген 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән контактны киметү хәерлерәк дибез. Әгәр инде аларны котлап кайту, хәлләрен белү мөһим икән, һичшиксез, бу кыска вакыт эчендә булырга тиеш. Профилактика чараларын үтәргә, битлек кияргә кирәк. Әгәр туганнар моңа кадәр озак вакыт аралашмый торган булса, Яңа елга бергә җыелмау яхшырак», — диде спикер.

Бер фатирда яки йортта яшәгән туганнар белән җыелу һәм 2021 елны каршылау имин булачак.

Шулай ук Любовь Авдонина бәйрәмне саф һавада каршыларга киңәш итте. Бу дүрт стена арасында утыруга караганда иминрәк булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100