news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туу һәм үлем күрсәткечләре бертигез дәрәҗәдә

Уртача гомер озынлыгы 2019 елда 75 яшь чамасы булыр дип фаразлана.

Татарстанда туу һәм үлем күрсәткечләре бертигез дәрәҗәдә
архив/Султан Ихаков

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда туу һәм үлем күрсәткечләре тигезләшкән. Бүген табигый үсеш 0 гә тәңгәл. Бу хакта журналистларга брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Кызганыч, балалар туу күрсәткече кимү тенденциясе бар. Бу 90 елларда балалар туу кискен кимү белән бәйле. 24-29 яшьлек хатын-кызлар күпкә кимеде. Бүген туу күрсәткече 1 мең кешегә унберне тәшкил итә. 11 ай мәгълүматлары буенча, үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11 булды. 2018 елда 1 мең кешегә 11,6 иде», — диде Марат Садыйков.

Ул 2018 елда уртача гомер озынлыгы 74,3 булса, 2019 елда 75,12 күрсәткеченә ирешү планлаштырылганын әйтте. Әлегә оператив күрсәткечләре буенча, тенденция уңай, диде.

Министр сүзләренчә, соңгы елларда абортлар 30 процентка диярлек кимегән. «Соңгы дүрт елда 2019 елдан ЭКОлар саны артты, омтылырлык урын әле бар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100