news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Нетесов COVID-19дан тулысынча савыгу билгеләрен атады

Коронавируска ПЦР-тест һәрвакытта да төгәл нәтиҗә бирми. Бу анализ өчен пробаны ешрак пациентның борын һәм авыз куышлыгыннан алалар, ә вирус организмның инде башка җиренә үтеп кергән була ала.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Авыз һәм борын куышлыгыннан, билгеле булганча, вирус организмга бик тиз үтеп керә: ул үпкәләргә, канга, эчәклеккә китәргә мөмкин», — дип сөйләде Sputnik радиосына биология фәннәре докторы, профессор, Новосибирск дәүләт университетының табигый фәннәр факультетының биотехнология һәм вирусология лабораториясе мөдире Сергей Нетесов. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шуңа күрә, организмда вирус юклыгына инану өчен, бер ПЦР-тест узу гына җитми. Бераздан тестны яңадан тапшыру һәм өстәмә рәвештә канны тикшерү тагын да отышлырак булыр иде, ди ул.

ПЦР-тестларны өч көнлек интервал белән эшләү зарур. Организмда вирус булмавына инануның тагын бер ысулы бар: авыз һәм борын куышлыгындагы ПЦР нәтиҗәләре бөтенләй тискәре хәлгә килгәч, кандагы ПЦРны тикшерергә кирәк. Организмда коронавирусның булмавын расларга сәләтле тагын бер тикшеренү — антитәнчекләргә анализ.

Әгәр канда IgG класслы антитәнчекләр шактый күп, тик шул ук вакытта IgM класслы антитәнчекләр юк икән, димәк, инфекциянең кискен фазасы ким дигәндә бер ай элек узган. Әмма IgM дәрәҗәсе югары икән, димәк, организмда вирус бар әле, дип аңлатты Нетесов.

Ул шулай ук инфекциядән савыккан кешенең дә кабат COVID-19 йоктыру куркынычы булуын искәртте. Авыру йоктыру ихтималын киметү өчен вакцинация узарга кирәк. Прививка шулай ук авыруның катлаулы формада узуын да булдырмый кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100