news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә беренче тапкыр коронавирус йоктыруның 25 меңнән артык яңа очрагы ачыкланды

Эпидемия башланганнан бирле илдә коронавирус инфекциясенең 2 114 502 очрагы теркәлде.

Россиядә беренче тапкыр коронавирус йоктыруның 25 меңнән артык яңа очрагы ачыкланды
Владимир Васильев

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны беренче тапкыр 25 меңнән (25 173) артып китте, әлеге чирне эләктергән пациентларның гомуми саны 2 114 502 кешегә җитте. Бу турыда РИА Новости Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең (COVID-19) 25 173 очрагы расланды, шулар арасында 5917 (23,5 процент) пациентта клиник билгеләр күзәтелми», — диелә хәбәрдә.

Эпидемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясенең барлыгы 2 114 502 очрагы теркәлде. Үсеш темпы 1,2 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100