news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 146 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 29 385 очрагы теркәлгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 146 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«29 кеше хастаханәгә озатылган, 117 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 68, Чаллыда — 28, Әлмәт районында — 9, Чистай районында — 8, Түбән Кама районында — 6, Буа районында — 4, Тукай районында — 3, Балтач, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Сарман районнарында — икешәр, Актаныш, Апас, Әтнә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 29 385 очрагы теркәлгән. 24 563 кеше (шуларның 85е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 395 400 кеше (шуларның 27 519ы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 003 873 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100