news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда барлыгы сигез мең кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә республикада Covid-19 инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда барлыгы сигез мең кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан алып, 8042 кеше коронавирус йоктырган», — диде спикер.

Төбәктә коронавирустан барлыгы 885 мең тест ясаганнар.

 Узган тәүлектә республикада 12 кеше коронавирустан терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 6860 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100