news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә медицина белешмәләрен QR-код ярдәмендә тикшерә башларга мөмкиннәр

Бердәм базада  дәүләт яки лицензияле шәхси медицина оешмасыннан бирелгән белешмәләрнең цифрлы дубликатларын теркәргә мөмкин.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә медицина белешмәләренең бердәм электрон базасын, шулай ук аларны QR-коды ярдәмендә тикшерү өчен система булдырырга тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим белән хат юллаган. Бу турыда RT хәбәр итә.

Парламентарий медицина белешмәләрен тикшерүнең яңа ысулы ялган документларга каршы көрәштә ярдәм итәчәк, дип ышана.

Бердәм базада  дәүләт яки лицензияле шәхси медицина оешмасыннан бирелгән белешмәләрнең цифрлы дубликатларын теркәргә мөмкин. QR-код документның чын булуын оператив тикшерү мөмкинлеге бирәчәк.

«Моның белән бәйле рәвештә, медицина белешмәләренең электрон базасын, шулай ук аларның чынлыгын QR-код ярдәмендә тикшерү системасын булдыру мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», диелгән хатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100