news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия аэропортларында ютәл буенча Covid-19 инфекциясе булуны ачыклаячаклар

Пандемия вакытында ил белгечләре ясалма интеллектлы стетоскоп, робот-дезинфектор һәм башка әйберләр эшләгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россия аэропортларында «Тере сулыш» системасы барлыкка килергә мөмкин, ул ютәл буенча коронавирус инфекциясе булуны ачыклаячак. Бу хакта РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, хәзер мондый ясалмалар Швейцария һәм Россиядә генә бар. Тиздән илебез эшләнмәсе Забайкальск крае аэропортларының берсендә сынала башлаячак.

«Без, чыннан да, шәхси медицина, конкрет кешегә йөз тоткан медицина барлыкка килүдә зур адым ясадык», — дип искәртте Песков.

Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, фәнни-техник институт системасына кергән дүрт компания тиз тестлар системасын уйлап тапкан.

«Ясалма интеллект белән тулыландырылган электрон стетоскоп бар, ул табибка бармыйча гына өй шартларында үпкәдәге патологик тавышларны тыңларга һәм бәяләргә мөмкинлек бирә. Бар роботлар-дезинфекторлар. Нәкъ менә хәзер уңышлы кулланыла торган карарлар күп, алар берничә дистә», — дип сөйләде Россия Президентының махсус вәкиле.

Аның сүзләренчә, әлеге ясалмаларны булдыру Covid-19 пандемиясенә кадәр үк башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100