news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 700гә якын бала өйдә утыра

Сентябрьдән алып, температурасы булган 6 меңгә якын укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр.

Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 700гә якын бала өйдә утыра

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кайбер сыйныфларда авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 690 бала өйдә утыра. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә Казанның 27 мәктәбеннән, Лениногорск белән Чаллының берәр мәктәбеннән 29 сыйныф, ягъни 690 бала өйдән укуын дәвам итә», — диде спикер.

Искәртеп үтик, әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты яки күбрәге авырый икән, сыйныфлар дистанцион укуга күчә. Бу карарны мәктәп җитәкчелеге яки Мәгариф идарәсе кабул итә.

Уку елы башыннан температура һәм Кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) симптомнары булган 6162 укучы мәктәпкә кертелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100