news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр чәч коелу белән Covid-19 арасындагы бәйләнешне ачыклаган

Коронавирустан дәваланып чыкканнан соң дүрт ай узгач та 11 процент кешенең тын кысылу билгеләре кала.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Япония галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә көтелмәгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Аларның сүзләренчә, хастаханәдән дәваланып чыккан кайбер пациентларның чәчләре коела башлаган. Бу турыда NHK телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Коронавирустан дәваланып чыкканнан соң 4 ай узгач та 11 процент кешедә — тын кысылу, 10 процентта — хәлсезлек, 10 процентта — ис тоймау, 4 процентта — ютәл, 2 процентта тәм тоймау билгеләре кала.

Моннан тыш, Covid-19 симптомнары барлыкка килгәннән соң ике ай узгач, хастаханәдән чыккан кайбер пациентлар чәчләре коелуга зарлана башлаган.

Белгечләр сүзләренчә, шул ук симптомнар Эбола яки Денге бизгәге белән авыручыларда да шул ук симптомнар күзәтелгән. Әмма алар чәч коелу стресс кичерүгә дә бәйле булырга мөмкин, дип белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot