news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Балалар коронавирус инфекциясен таратучылар түгел

Балалар организмында бик аз күзәнәкләр генә инфекцияләнә, шуңа күрә балалардан зарарлану куркынычы олыларныкына караганда күпкә азрак.

Галим: Балалар коронавирус инфекциясен таратучылар түгел

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Балалар - коронавирус инфекциясен актив таратучылар, дигән фараз миф кына. Бу хакта Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорына, РФА академигы Арег Тотолянга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, мәктәп укучылары өлкән яшьтәге кешеләрне зарарламый, ә нәкъ киресенчә килеп чыга.

«Башта, балаларның коронавирус белән сирәк авырулары билгеле булгач, балалар чирне симптомсыз формада кичерә яки алар вирус йөртүче булып тора дип фаразладылар.

Скандинавия илләренең берсендә тикшерү уздырылды. Тикшерү вакытында балалар өлкәннәрне зарарламый, ә өлкәннәр балаларга чир йоктыруы ачыкланган», — дип аңлатты академик.

Коронавирус организмда күзәнәкләргә үтеп кергән очракта гына үрчи. Ә тарату өчен төп чара булып ACE2 рецепторы тора. Аның организмдагы күләме яшь барган саен арта. Димәк, балалар организмында бу рецептор минималь күләмдә, ә өлкәннәрдә максималь булып чыга.

«Монда да авырулар статистикасы белән турыдан-туры элемтә бар. Covid-19 белән авыручыларның 10 проценттан азрагы гына — балалар», — дип аңлатты эпидемиолог.

Балалар организмында әлеге рецепторның күрсәтелмәве сәбәпле, күзәнәкләрнең аз микъдары гына инфекцияләнә, шуңа күрә балалардан зарарлану куркынычы олыларныкына караганда күпкә азрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100