news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог коронавирусның яңа төрле штаммы нинди шартларда барлыкка киләчәген аңлатты

Галим фикеренчә, дельта-штамм иң куркынычы булырга мөмкин.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа суперштаммы теләсә кайда барлыкка килергә мөмкин, әмма моның өчен патогенның антитәнчекләргә реакциясе бетәргә, ә күзәнәк рецепторлары белән элемтәдә булырга кирәк.

АКШ Сәламәтлек саклау институты фәнни хезмәткәре-вирусолог Евгений Кунин фикеренчә, коронавирусның дельта-штаммы иң куркынычы булырга мөмкин.

«Барлык процесслар фонында, шул исәптән вакцинация булганда дельта штаммнан агрессиврак булган вариант тарала алмый», — дип яза «Известия» газетасы Евгений Кунинга сылтама белән.

Шул ук вакытта, яңа штаммның нәкъ менә дельта-вариантның мутациясе булу мәҗбүри түгел. «Киләсе суперштамм шул дельтаның артыннан килеп чыгарга да мөмкин», — диде вирусолог. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100