news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган

18 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 54 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше вирусны республикадан читтә, 51 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«18 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авыручылар саны буенча антирейтинг лидерлары — Казан (18 очрак) һәм Чаллы (13 очрак). Өченче урында Нурлат районы, монда сигез кеше авырган, ә Тукай районында дүрт очрак ачыкланган. Аксубай районында өч, Зәй һәм Түбән Кама районнарында икешәр авыру очрагы теркәлгән. Актаныш, Алабуга, Лениногорск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше авырган.  

Пандемия башланганнан бирле, республикада 26 641 кеше авырган. 23 023 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 39 пациент терелгән.

Татарстанда яшәүче 1 068 943 кеше вакцина ясаткан, аларны 932 658е икенче прививканы да алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100