news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуының кайчан бетәчәге билгеле

Хәзер төп бурыч — вакцинаны киң колачлы җитештерүгә чыгу дип саный Гамалеи исемендәге үзәк директоры.

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуының кайчан бетәчәге билгеле

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен җиңү өчен, тугыз айдан бер елга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. Нәкъ менә шул чорда илдә коронавирусны туктату өчен җитәрлек күләмдә вакцина җитештерергә планлаштыралар. Бу хакта РИА Новости, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалеи исемендәге НИЦЭМ директоры Александр Гинцбургка сылтама белән, хәбәр итә.

«Ноябрьгә Covid-19дан 5-6 миллион доза вакцина ясау планлаштырыла. 9-12 ай дәвамында Россия халкының күп өлешен вакциналаштырып булачак. Нәкъ менә шушы күләмдә вакцинация авыруның таралуын туктатырга мөмкинлек бирәчәк», — дип хәбәр ителә басмада.

Хәзер төп бурыч — вакцинаны киң колачлы җитештерүгә чыгу дип саный Гинцбург.

2020 елның ноябренә вакцина җитештерүне 5-6 млн дозага кадәр арттыру планлаштырыла. Шуның аркасында тугыз айдан алып бер ел эчендә гражданнарның якынча 70-80 процентына прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу Covid-19 таратуны туктатырга мөмкинлек бирәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100