news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр табибка кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк булган симптомнарны атады

Көчле авырту, эч авыртуы, аң югалту һәм тын кысылу булганда, игътибар итми калдырырга ярамый.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми практика буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган кайбер симптомнарны атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әлбәттә, авырту булганда. Ул төрле була, әмма, нигездә, туктамый торган көчле авырту - ул хәвефле симптом» - диде Драпкина.

Ул бигрәк тә күкрәк читлегендә булган авыртуларга игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Табиблар күкрәк читлегендә булган авыртуларның 80нән артык сәбәбен атый ала. 

Шулай ук аңны югалтканда (бигрәк тә еш күренеш булганда), тын кысылганда һәм эч авыртуларында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 белән чирләүчеләрнең хәлен начарайта торган авыруларны атаган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100