news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөзгә якын көмәнле хатын-кызга коронавирус диагнозы куелган

Бүгенге көндә 300гә якын булачак әни ОРВИ белән авырый, аларның 98ендә коронавирус расланган, 70кә якыны хастаханәгә озатылган.

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы вакытта көмәнле хатыннар арасында коронавирус йоктыру очраклары күп теркәлә.

Бүгенге көндә 300гә якын булачак әни ОРВИ белән авырый, аларның 98ендә коронавирус расланган, 70кә якыны хастаханәгә озатылган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнехановны бу вазгыять бик тә борчый, ул авырлы хатыннарга башка кешеләр белән элемтәләрне һәм хастаханәгә мөрәҗәгать итүне (үзләре күренә торган белгечләр искәрмә булып тора) чикләү кирәклегенә игътибар юнәлтә», — дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирусның көмәнле хатынның баласында ничек чагылыш табачагы әлегә билгеле түгел. Аларның үзләренә генә түгел, ә якыннарына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә дә инфекция йоктыру ихтималын киметү өчен иминлек кагыйдәләрен үтәргә һәм прививка ясатырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100