news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр

Соңгы берничә атна эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел.

Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгәдән, 24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан коронавирус белән тотрыклы хәл булган төбәкләр арасында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100