Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлде
Узган тәүлек эчендә коронавирустан 44 кеше сәламәтләнде.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусының 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кертелгән, 26сы — авырулар белән элемтә аша йоктырылган. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар – 18 кеше - Казанда ачыкланган. Чаллыда — 4, Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында берәр авыру теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада 6 мең 279 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5 мең 128 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44е узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз