news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау оешмасында битлек киеп йөрү өчен минималь яшьне атадылар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО балалар фонды (ЮНИСЕФ) биш яшькә кадәрге балаларга COVID-19 пандемиясе белән бәйле битлек киюне таләп итми.

Сәламәтлек саклау оешмасында битлек киеп йөрү өчен минималь яшьне атадылар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО балалар фонды (ЮНИСЕФ) 5 яшькә кадәрге балаларга COVID-19 пандемиясе белән бәйле битлек киюне таләп итми. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтында урнаштырылган мәгълүмат бюллетененә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Биш яшь һәм аннан да яшьрәк балалардан битлек киюне таләп итәргә кирәкми. Бу баланың иминлегенә һәм гомуми мәнфәгатьләренә, шулай ук битлекне минималь ярдәм булганда тиешле ысул белән куллану сәләтенә нигезләнә», - диелә рекомендацияләрдә.

Әгәр 6-11 яшьлек балага, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм ЮНИСЕФ тәкъдимнәре буенча, битлекләр куллану турында карар кабул иткәндә кайбер факторларны исәпкә алырга кирәк. Сүз вирусның бала яши торган урында таралу дәрәҗәсе, аның битлектән куркынычсыз һәм дөрес файдалану сәләте, өлкәннәр ягыннан тиешле күзәтчелек,  шулай ук саклагыч битлекләрдән файдалану, аларны алыштыру һәм юу мөмкинлеге турында бара.

12 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк балалар олылар белән беррәттән битлек кияргә тиеш, дип саныйлар оешмаларда.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм ЮНИСЕФ 12 яшь һәм аннан өлкәнрәк балаларга, өлкәннәргә дә, аерым алганда, алар башка кешеләрдән 1 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәүне гарантияли алмаган шартларда һәм вирус киң таралыш алган районда битлек кияргә киңәш итә», - дип хәбәр ителә документта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа COVID-19 коронавирус инфекция пандемиясе кабынуын игълан итте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда 22,8 миллионнан артык зарарлану очрагы ачыкланган, 795 меңнән артык кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot