news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды

Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килгән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килде», — дип билгеләп үтте ул.

Якын арада республикада бер компонентлы «Спутник Лайт» препараты булдырылачак. Ул бер кат прививка ясатып, иммун системасы түбән булган кешеләр өчен каралган. Шул ук вакытта, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, теркәлгән барлык препаратлар да («Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак») икенче кат вакцинацияләү өчен туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100