Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Коронавирус инфекциясе эләктергән яки әлеге авыруны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 2,2 мең кешене табиблар күзәтеп тора.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлде, шул рәвешле республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларның гомуми саны 23 516 кешегә җитте», — дип хәбәр итте ул.
Коронавирус инфекциясе эләктергән яки әлеге авыруны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 2,2 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков соңгы тәүлектә Татарстанда 35 кешенең терелүен, барлыгы 20,9 мең кешенең коронавирус инфекциясен кичерүен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз