news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус кичергән кешеләрдә тромбоз барлыкка килү куркынычы хакында кисәттеләр

Авыру кичергәннән соң үзгәрешләрне вакытында ачыклау, шулай ук өзлегүләр барлыкка килүгә юл куймас өчен, кеше диспансеризация узарга тиеш.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Коронавирус авыруын кичергән кешеләрнең 20-30 процентында ковидтан соңгы синдром вакытында тромбоз барлыкка килү куркынычы бар. Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге вирусны кичергән кешеләр өчен чыгарган белешмәлектә шул хакта хәбәр ителә.

«Яңа коронавирус инфекциясен кичергәннән соң җитди өзлегүләрнең барлыкка килү ешлыгы: тромбоз — 20-30 процент, тын кысылу — 31,7 процент, ютәл — 13,5 процент, күкрәктә авыртуга зарлану һәм тахикардия — 12,7 процент», — диелә документта.

Санап үтелгән өзлегүләрдән тыш, коронавирус белән авырган кешеләрдә башка симптомнар да күзәтелә, әмма алар сирәгрәк ачыклана.

Авыру кичергәннән соң үзгәрешләрне вакытында ачыклау, шулай ук өзлегүләр барлыкка килүгә юл куймас өчен кеше диспансеризация узарга тиеш. Ул илдә 1 июльдән үткәрелә. Теләгән кешеләр әлеге тикшеренүне, кайсы поликлиникада беркетелсә, шунда үтә ала, дип искәртә ведомство.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100