news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә коронавирустан прививка ясатырга мөмкин

Башкала ЦУМында яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан ЦУМында яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан үзәгендә прививка ясау пункты 10: 00 сәгатьтән 20: 00 сәгатькә кадәр эшли. Табиблар, алдан язылмыйча, барлык теләүчеләрне дә чират буенча вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясый. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

Искәртеп узыйк, ЦУМ сәүдә үзәгендә медицина хезмәткәрләре казанлыларга элек тә прививка ясады. Пункт март ахырында эшен туктатты, ә июль башында прививкалар ясау бригадасы яңадан эшне дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100