news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт медицина учреждениесенә 33 млн сумга ИВЛ аппараты сатып алыначак

Аппаратларны Казан, Чаллы һәм Чистай медицина учреждениеләре өчен алалар.

Татарстанның дүрт медицина учреждениесенә 33 млн сумга ИВЛ аппараты сатып алыначак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанның дүрт медицина учреждениесе өчен 33 млн. сумга унҗиде ИВЛ аппараты сатып алырга планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Өч аппарат — Казан шәһәренең икенче клиник хастаханәсендә, бишесе — ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм алтысы — Чаллының бишенче номерлы шәһәр хастаханәсендә, тагын өчесе - Чистай хастаханәсендә урнаштырылачак.

«Җиһазларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү буенча илкүләм проект кысаларында сатып алачаклар», — дип хәбәр иттеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бер аппаратның бәясе 1,9 млн сумнан артык булачак. Дәүләт контракты төзелгәч 60 көннән соң җиһазлар кайтарылачак. Сатып алу өчен акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100