news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус йоктырган, 26 пациент терелгән

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (19 кеше) һәм Түбән Кама районында (4 кеше) ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус йоктырган, 26 пациент терелгән
татар-информ архивы

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Аларның икесе генә инфекцияне чит илдә эләктереп кайткан, калган пациентлар әлеге авыруны республикада йоктырган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Сигез пациент хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Авыруларның күбесе 30-50 яшь һәм 50-60 яшь (сигезәр кеше) аралыгында ачыкланган.

Элеккечә үк, инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (19 кеше) һәм Түбән Кама районында (4 кеше) теркәлгән. Авыл районнары арасында Югары Ослан (2 кеше) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5341 очрагы теркәлгән, 4193 кеше (шуларның 26сы – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100