Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ашыгыч ярдәм эшен яхшырту өчен автоматлаштырылган система булдырылды
«Сәламәтлек» илкүләм проекты ярдәмендә республикада ашыгыч ярдәмнең оперативлыгы артачак һәм халыкка медицина катастрофалары хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшырачак.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча ашыгыч ярдәм һәм катастрофалар медицинасы автоматлаштырылган мәгълүмат-идарә системасы булдырылды һәм гамәлгә ашырыла башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Яңа система ашыгыч медицина ярдәмен диспетчерлаштыруда төбәк системалары өчен программа белән тәэмин ителешкә карата белдерелгән барлык заманча таләпләргә җавап бирә, шуның белән бергә ул ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен гадәти интерфейска да ия, бу исә күчеш процессын җиңеләйтә. Шул ук вакытта, иске системаның барлык мөмкинлекләре, шул исәптән элегрәк тупланган мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге дә сакланган», - дип искәрттеләр ведомствода.
Яңа система «Ашыгыч ярдәм» автоматлаштырылган идарә системасы базасында булдырылган, Казанның ашыгыч ярдәм белгечләре аның моннан алдагы версияләре белән 1993 елдан бирле таныш. Нәкъ менә шул елда Казан станциясе Россиядә бригадага чакыруны тапшыру һәм кабул итү процессы автоматлаштырылган тәүге учреждениеләрнең берсе булды, дип белдерделәр ведомствода.
Әлеге программаны Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Азнакай һәм Тукай районнары үз эшендә кулланган иде инде. Әмма бу локаль версияләр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз