news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар коронавирустан вакцинациянең кайчан башланачагы турында сөйләде

Риск төркемнәрендәге Россия халкын коронавирустан вакцинацияләүне август аенда ук башларга мөмкиннәр.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Риск төркемнәрендәге Россия халкын коронавирустан вакцинацияләүне август аенда ук башларга мөмкиннәр. Шул турыда сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта, препаратны медицина хезмәткәрләренә һәм COVID-19 инфекцияле кешеләр белән ешрак очрашучыларга тәкъдим итәчәкләр.

Шул ук вакытта Мурашко күпләп вакцинацияләүне башлауны кайчанга планлаштыруларын әйтмәде.

Риск төркемнәрендәге Россия халкын коронавирустан вакцинацияләүне август аенда ук башларга мөмкиннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot